Мы в социальных сетях

Описание:

Беренчел кабул итү бүлеге гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә чынбарлыктагы ихтыяҗын анализлау һәм фаразлау, аларны үзәкнең тиешле бүлекләренә җибәрү өчен беренчел кабул итү үткәрә. Учреждениегә мөрәҗәгать иткән гражданнар, шулай ук социаль ярдәм күрсәткән оешмалар һәм физик затлар турында мәгълүматлар банкы булдыра. Билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар проблемаларын чагылдырган мәсьәләләрне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырта.

Төп функцияләре:

1. Социаль адаптация үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнарның документларын кабул итү;

2. Социаль хезмәт алучыларга беренчел дәрәҗәдә (табибка кадәр) медицина ярдәме күрсәтү;

3.Санитар эшкәртү үткәрү;

Социаль хезмәт алучыларның туберкулез, ВИЧ-инфекциясе, җенси юл белән күчә торган авырулары булу-булмау турында нәтиҗә чыгару максатында медицина учреждениеләрендә медицина тикшерүе оештыру.

Бүлеккә гражданнарны социаль хезмәт белгечләре һәм фельдшерлар кабул итә. 

Бүлектә социаль хезмәт алучылар һәр көнне медицина тикшерүе һәм санитар эшкәртү үтә.

Үзәккә эшләре, яшәү чыганаклары, билгеле тору урыннары булмау сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ түбәндәге затлар кабул ителә:

  • Егерме яшькә җитмәгән затлар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен булган оешмаларда тору срогы тәмамланган затлар;
  • Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайткан гражданнар;
  • Инвалидлар;
  • Өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар;
  • Экстремаль хәлләрдә калган гражданнар.


Хезмәткәрләр:


Понедельник, 10 апреля 2017, 09:00