Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсе: Кояшлы бульвары, 6 йорт (17/11) адресы буенча урнашкан.

Идарәнең эш режимы:

Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр

Чәршәмбе - 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр

Төшке ял: 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр

Ял көннәре: шимбә һәм якшәмбе

Идарә белгечләре дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны көн саен кабул итә. Белешмә өчен телефон: 53-60-33.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү:

1. «Хезмәт ветераны» исеме, «Хезмәт ветераны» таныклыгы бирү – 38-35- 37;

2. Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләре пенсионерларын һәм хезмәткәрләрен санатор-курорт дәвалануы белән тәэмин итү өчен гражданнарны исәпкә кую, Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләре пенсионерларына һәм хезмәткәрләренә санатор-курорт дәвалануына юлламалар бирү – 47-49-33;

3. Күп балалы гаиләләргә таныклыклар бирү – 53-60-26;

4. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына таныклыклар бирү – 53-60-34;

5. Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә Индивидуаль социаль хезмәт күрсәтү программасын төзүгә гаризалар кабул итү – 53-60-34;

6. Социаль-тернәкләндерү бүлекләрендә Индивидуаль социаль хезмәт күрсәтү  программасын төзүгә гаризалар кабул итү – 53-60-27;

7. Инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә һәм психоневрологик интернатларда Индивидуаль социаль хезмәт күрсәтү программасын төзүгә гаризалар кабул итү – 53-60-27;

8. Өйгә барып хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү – 53-60-33;

9. Стационар формада (картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортлары) социаль хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү – 53-60-34;

10. Торак сатып алуга килешүләр тапшыру – 53-60-34;

Кабул итүгә язылу Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм Солнечный бульвары, 6 (17/11) йорт, 2 подъезд адресы буенча электрон чират терминалы аша гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Республика ресурс үзәге дәүләт казна учреждениесе»:

- өлкәннәргә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт күрсәтүнең Индивидуаль программасын төзү, чиратка кую – 53-60-25.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсе башлыгының гражданнарны шәхси кабул итүе:  Солнечный бульвары, 6 (17/11) йорт, 1 подъезд адресы буенча сишәмбе көннәрендә 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр. Белешмә өчен телефон: 53-60-33.

Понедельник, 21 августа 2023, 18:03